Татарстанның яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңде

2021 елның 17 декабре, җомга

«Куркынычсыз тәгәрмәч-2021» Бөтенроссия яшь хәрәкәт инспекторлары конкурсының финалы булып узды.

Конкурста Татарстан Республикасының яшь хәрәкәт инспекторлары командасы җиңүче булды.

Балалар өчен заманча юл шартларында аларның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган күнекмәләр алу, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын да нәтиҗәлерәк өйрәнүгә җәлеп итү – балаларның юлларда куркынычсызлыгын пропагандалау буенча конкурс үткәрелә торган максатлар әнә шул.

Ярышлар практик һәм теоретик этапларны үз эченә алды. Катнашучылар онлайн-форматта Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.

Велосипедта фигуралы йөртү күнекмәләрен, Мәскәүдән килгән жюри әгъзалары алдында реаль юл ситуацияләрен күрсәттеләр.

Казан шәһәренең 159 нчы лицеенда укучы Татарстан укучылары конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча беренче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International