2022 елда Татарстанның Лаеш районында яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк

2021 елның 17 декабре, җомга

Киләсе елда Татарстанның Лаеш районының Кече Кабан авылында яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта Instagram социаль челтәрендә туры эфир вакытында 2022 елга планнар турында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.

«Без Кече Кабанда җир участогын, экспертиза белән проект-смета документациясен әзерләдек. Республика Хөкүмәте тарафыннан яңа балалар бакчасы төзү кирәклеген аңлау бар. 2022 елда республика ярдәме белән яңа балалар бакчасы төзербез һәм тапшырырбыз дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте спикер.

Район башлыгы сүзләренә караганда, Комлы Кавалда да зур эш башкарылган. "Зур җир участогы бар, 260 урынга исәпләнгән шундый ук балалар бакчасы буенча проект-смета документациясе әзерләнгән. Әлеге объектларны төзү өчен финанслау мөмкинлеген эзлибез", - дип өстәде район башлыгы.

Моннан тыш, Усадта 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше башланган. «Әлеге проект республика җитәкчелеге тарафыннан килештерелде һәм хупланды. Объектны 2023 елда тапшыру планлаштырыла", — дип планнары белән уртаклашты башлык.

Илдус Зарипов быел Усад авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәп, ә Державинода 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International