12-14 декабрьдә Мәскәүдә «Яшь профессионаллар. Икътисадның кадрлар потенциалы» дигән темага семинар узды. Конгресс-күргәзмә - Россиянең һөнәри техник белем бирү системасында мөһим стратегик вакыйга.
Конгресс кысаларындагы төп чараларның берсе - "«Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында остаханәләр төзүнең (яңартуның) актуаль мәсьәләләре" Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе булды. Биредә «Ел остаханәсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.
Татарстан Республикасыннан әлеге бәйгедә Арча педагогика көллияте дә катнашты.Ул «Укытуга стандарт булмаган карашлар өчен» махсус номинациясендә җиңүче булды.