2015 елдан Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы патронаты астында «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.
«Мәдәниятләр диалогы» проекты мәдәни мәгариф киңлегендә милләтара һәм мәдәниара мөнәсәбәтләр төзүгә принципиаль яңа алымнар буенча фикер алышуга юнәлдерелгән.
Конференциядә мәктәпкәчә, урта, урта махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар катнашты.
Конференциянең пленар өлеше Татар дәүләт драма театрында узды. Биредә шулай ук төрле мастер-класслар һәм мәдәни мәйданчыклар да оештырылган иде.