Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә бала өчен мәктәпне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләячәкләр

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә Татарстан Милли китапханәсендә «Мәктәпне ничек сайларга» дип исемләнгән ата-аналар белән очрашу узачак. Аларның сорауларына «Адымнар» полилингваль мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов җавап бирәчәк, дип хәбәр ителә китапханәнең Instagram битендә.

Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү, шулай ук QR-код кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International