Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте һәм социаль яклау бүлегенең элеккеге башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әминова Хаҗяр Галеевнаны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» билгесе тапшырды.
Хаҗяр Гали кызы хезмәт эшчәнлеген 1959 елда Татарстан АССР мәгариф министрлыгының кадрлар бүлеге инспекторы вазыйфасында башлый, 1970 елда кадрлар бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. Республиканың мәгариф системасында Хаҗяр Галеевнаның гомуми стажы 46 ел тәшкил итә.
Гомере буе Хәҗәр Гали кызы мәктәпләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү һәм педагогик хезмәтнең абруен күтәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнде.
Хезмәт эшчәнлегендәге югары нәтиҗәләре өчен Хаҗяр Гали кызы ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Почет Билгесе» ордены һәм башка ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Хаҗяр Галиевнаны 80 яшьлеге белән котлый һәм нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер тели.