Дәүләт Думасы бюджет хисабына сәләтле балаларның вузлар каршындагы интернатларда яшәүләрен күздә тоткан закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Сүз югары уку йортлары каршындагы интернатлар рәвешендә булдырылган махсус фәнни үзәкләрдә (СУНЦ) белем алучы балаларны тоту турында бара. Документта мондый үзәкләр төшенчәсе аныклана һәм мондый үзәкләрдә балаларның яшәүләрен дәүләт тарафыннан финанслау механизмы билгеләнә. Шулай итеп, укучыларның яшәү һәм туклануы ата-аналар хисабына түгел, ә федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырылачак. Хөкүмәт түләү нормаларын һәм тәртибен билгеләячәк.
Элек Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, яңа нормалар аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге укучылар өчен аеруча актуаль.