Казанда «Ел студенты. Архитекторлар» беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Гран-прины Санкт-Петербургтан Анастасия Атамуратова алды. «Ел студенты» конкурсы Россия милли премиясенең махсус ачык трекы – Россия яшьләр берлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының фән һәм технологияләр елы кысаларында тормышка ашырыла торган уртак проекты. Ярышлар яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән узды.
«Ел студенты. Архитекторлар» - архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белем алучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән студентлар өчен махсус ачык трек.
Архитектура өлкәсендә күренекле казанышлары булган Россия югары уку йортларының архитектура һәм төзелеш юнәлешләре студентлары финалистлар булдылар. Финалда катнашучылар «Иң яхшы архитектор-проектлаучы студент», «Иң яхшы архитектор-шәһәр төзүче студент», «Иң яхшы архитектор-реставратор», «Иң яхшы студент-урбанист», «Иң яхшы архитектор-дизайнер» һәм «Яшь төзүче» номинацияләрендә җиңү өчен көрәштеләр.