Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 15-17 декабрь көннәрендә Төмән өлкәсендә «Татар мәгарифе көннәре» дип аталган чара үткәрелде.
Әлеге чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Делегация составына ТР Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, мәгариф идарәсе башлыклары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, ТР мәгариф оешмалары директорлары керде.
Чара Төмән өлкәсе Губернаторы урынбасары Алексей Райдер, Төмән өлкәсе Төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, директорлары һәм укытучылары катнашында «мәгариф эчтәлегендә мәдәниятләр диалогы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаменты, Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 155-нче номерлы гимназия, 52-нче номерлы Төмән урта гомуми белем бирү мәктәбе, Казан шәһәре Совет районының 135-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы, 183-нче номерлы балалар бакчасы, Казан шәһәре Мәскәү районының 2-нче номерлы лицее һәм Төмән шәһәренең 16-нчы номерлы гимназиясе арасында килешүләр имзаланды. Шулай ук Төмән өлкәсенең педагогик хезмәткәрләренә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тармак бүләкләре тапшырылды.
Делегация Төмән мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән танышты.
Чарада катнашучылар, Төмән өлкәсендә Татар мәгарифе көннәрен үткәрү башкарма хакимият органнары вәкилләре, педагоглар һәм җәмәгатьчелек лидерлары арасында мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә белем бирү, мәдәни һәм милләтара элемтәләрне ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын ассызыкладылар.