КФУда «Белем» Россия җәмгыяте мультимедиа студиясе-лекторий ачылды

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Бүген Казан федераль университеты мәйданчыгында «Белем» Россия җәмгыяте лекторий-мультимедиа студиясе ачылды. 390 урынга исәпләнгән 650 кв. метр мәйданлы Студия «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында урнашкан.

«Мондый студияләрне без бөтен Россия буенча урыннарда, илебезнең һәр почмагында белем алу өчен булдырабыз. Икенче яктан, без иң кызыклы, күренекле лекторларга барып, федераль дәрәҗәгә социаль лифт бирергә телибез. Без белемнең барлык өлкәләренә дә кагылырга тырышабыз – табигый һәм гуманитар фәннәрдән һәр кеше үзе өчен кызыклы һәм мөһим нәрсә таба алсын өчен»,-дип сөйләде россия «Белем» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль.

Аның сүзләренә караганда, Казанда Мәскәү һәм Сочидан соң «Белем» җәмгыятенең өченче студиясе ачылды. «Беренчеләрдән булып Казанда студиянең ачылуына шатмын. Чөнки Татарстан агымдагы елның апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланган «Белем» җәмгыятен яңадан башлап җибәрүгә бик актив кереште», – дип ассызыклады Древаль.

Ул билгеләп үткәнчә, һәр студиядә профессиональ продюсерлар һәм режиссерлар командасы эшләячәк. «Алар кызыклы спикерлар белән лекцияләр һәм интервьюлар, шулай ук төбәкнең уникаль урыннарында туристик һәм географик контент, җирле мәдәниятне күрсәтәчәкләр. Барлык студияләр дә Мәскәүдә Үзәк студия белән кушылганга күрә, болар барысы да «Белем» мәгърифәтчелек телеканалына әверелер, мөгаен», - дип планнары белән уртаклашты җәмгыять генераль директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International