Рөстәм Миңнеханов Татарстан егетләрен «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында җиңүләре белән котлады

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Декабрь аенда «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021» Бөтенроссия яшь юл хәрәкәте инспекторлары конкурсына йомгак ясалды, анда Россиянең 85 төбәгеннән мәктәп укучылары катнашты. 

Ярышларда республика данын Казанның 159 нчы лицее укучылары Аяз Җиһаншин, Нияз Хәйретдинов, Милана Мальгина һәм Адилә Мифтахова яклады. Балалар конкурсның теоретик өлешендә дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, шулай ук велосипед белән виртуоз идарә итүне күрсәттеләр. Пьедесталның икенче баскычын Липецк өлкәсе укучылары алды, бронза Свердловск өлкәсе егетләренә бирелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Юидилыларны җиңүләре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International