Быел мәгариф линиясе буенча Татарстаннан 14,5 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак.
«Мәгариф министрлыгына караганда, без авыр тормыш хәлендә калган 14,5 мең балага, махсус коррекцион учреждениеләрдә белем алучы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен бүләкләр оештырабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Бу Балалар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга бүләкләр алачак.
Әсәдуллина сүзләренә караганда, республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 3 мең бәйрәм планлаштырылган.