Сергей Кравцов: «Безгә төрле төбәкләрдән мәктәп директорлары советникларының тәҗрибәсен берләштерү мөһим»

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бу уку елының дүрт аенда мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре, педколлективлар белән берлектә, 4 млн.нан артык кешене җәлеп итеп, чаралар үткәрделәр. Өстәвенә, бу активлыкка мәктәп укучылары һәм ата-аналар да җәлеп ителгән иде. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәп директорлары киңәшчеләре белән очрашу барышында сөйләде.

«Без эшнең уңай динамикасын күрәбез – бу хакта педагоглар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә сөйли. Бу ел эчендә күп эш башкарылды: проектның юл карталарына кул куелды, регионнар мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре эше буенча методик рекомендацияләр алдылар, әлеге белгечләрнең хезмәт функцияләре билгеләнде, аларның квалификациясен күтәрү программалары эшләнде», – дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.

Якын арада проектта катнашучы ун пилот төбәктә мәктәп музейлары, спорт клублары, театрлар һәм волонтерлык отрядлары аеруча игътибар үзәгендә булачак.

Эшкә шулай ук педагогик югары уку йортлары да актив җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International