Татарстанда уку елы башыннан 29 мең укучы иртәнге фильтрны узмаган

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда бу уку елы башыннан 29 меңгә якын бала һәм 1,5 мең укытучы белем бирү оешмасында иртәнге фильтр узмаган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Көн саен мәктәпләрдә 350дән артык бала һәм якынча 15 укытучы иртәнге фильтрны уза алмый. Иртәнге фильтрны мәктәптә 100% бала узган районнар да бар. Сораулар күп туа, әлбәттә, чөнки төрле очрак булырга мөмкин. Җаваплы ата-ана баласы үзен начар хис иткәнен күрсә, аны мәктәпкә, башка балалар арасына җибәрми, өйдә калдырачак. Шуңа күрә без һәр очракны тикшерәбез", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.

Татарстанның белем бирү оешмаларында Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләре үтәлә, шул исәптән көн саен укучылар һәм хезмәткәрләрнең учреждениегә керү алдыннан термометриясе үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International