21 декабрьдә «ТИСБИ» Идарә Университетында мәктәп укучылары арасында социаль проектлар республика конкурсының финалы узды.
2021 елда «ТИСБИ» Идарә университеты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «TISBIPROJECTLIFE» Республика социаль проектлаштыру мәктәбе» проектын тормышка ашыру өчен Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык гранты алды.
Проектның максаты-кече шәһәрләрдән һәм авыл җирлекләреннән яшьләрне үз ишегалларын һәм скверларын төзекләндерүгә җәлеп итү, экологияне саклау, сәламәт яшәү рәвеше һәм физик культурага тугры булу, волонтерлар берләшмәләре һәм мәнфәгатьләре буенча клублар булдыру, әйләнә-тирәлекне һәм җәмәгать киңлекләрен барлык буыннар өчен уңайлы урыннарга әверелдерү.