Владислав Дюбанов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 4нче курсында укый. Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы-Татарстан Республикасында иң эре урта һөнәри уку йортларының берсе.
КФУда төп һөнәри белем бирү программаларын, шулай ук һөнәри әзерлек программаларын һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен заманча шартлар тудырылган.
Владислав Дюбанов WorldSkills хәрәкәтендә 2017 елдан бирле катнаша. Аны аңа 2017 елда Абу-Дабида узган дөнья чемпионатында шундый ук компетенциядә катнашкан өлкән абыйсы җәлеп иткән. Хәзер олы абыйсы элемтә техникумында эшли һәм кечесен өйрәтә.
«EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында Best of nation һәм Best in Europe бүләкләрен алуыбыз безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Бу минем беренче дөнья чемпионаты иде, киләчәктә 2022 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында чыгыш ясарга телим», — дип сөйләде Владислав Дюбанов.
Владислав Эльдар Сәйдәмов белән бергә Татарстанны «Мобиль робототехника» компетенциясендә тәкъдим иттеләр. КИТИС студентлары Европа беренчелегенең югары бүләген алды, чемпионатта катнашучылар арасында максималь баллга лаек булды — 1401.