Дүрт ай эчендә россиялеләр «Пушкин картасы» буенча 1,7 млрд сумга билетлар сатып алган

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

«Пушкин картасы» программасы старт алганнан бирле аның кулланучылары 1,7 млрд.сумга билетлар сатып алдылар. Проектта катнашучылар саны 1,3 млн кешегә җитте, дип сөйләде РФ Мәдәният министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы урынбасары Ольга Ярилова.

«Программа эшенең дүрт ае эчендә без 3,8 млн карта рәсмиләштердек, уникаль сатып алучылар саны 1,3 млн кешегә җитте. 2,5 млн. сумнан артык билет сатылган, бу 1,7 млрд. сумнан артык акчаны тәшкил итә», - дип хәбәр итә ТАСС.

Ярилова сүзләренә караганда, проектта бөтен Россия буенча 3 меңнән артык мәдәният учреждениесе катнаша. Татарстан программаны үтәү буенча иң яхшы 5 төбәк арасына керә. Моннан тыш, билетлар сату буенча лидерлар арасында Мәскәү һәм Башкортстан да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International