Владимир Путин Россия укучыларының халыкара олимпиадаларда уңышларын билгеләп үтте

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы һәм Президент каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак утырышында халыкара олимпиадаларда илебез данын яклаган һәм максималь санда бүләкләр яулаган укучыларга рәхмәт белдерде. 2021 елда алар халыкара ярышлардан 38 медаль алып кайттылар: 31 алтын һәм 7 көмеш.

Россия мәктәп укучылары җыелма командалары традицион рәвештә Халыкара интеллектуаль турнирларда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Әйтик, күптән түгел тәмамланган Халыкара табигый-фәнни олимпиадада (IJSO 2021) Россия җыелма командасының алты катнашучысы да алтын медальләргә ия булды. Инде ике ел рәттән Россия Федерациясе җыелма командасының физика буенча барлык әгъзалары да югары дәрәҗәдәге медальләр ала. Химия буенча җыелма команда быел менә дигән нәтиҗә күрсәтте: команданың барлык дүрт әгъзасы да алтын медальләр алды. Математика буенча җыелма команда быел үз нәтиҗәсен яхшыртты, ул биш алтын һәм бер көмеш медаль алды. Информатика һәм биология буенча җыелма командалар берничә ел дәвамында тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны тота. География буенча җыелма команданың катнашу дәверендә иң яхшы нәтиҗә – гомумкоманда зачетында беренче урын (ике алтын һәм ике көмеш медаль).

«Быел табигать фәннәре: физика, химия, биология, математика, информатика фәннәреннән барлык олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларыбызга тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Әйдәгез, балаларга бергәләп яңа уңышлар телик», - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы укучыларны һәм студентларны фәнгә, аның тарихына һәм заманча казанышларга җәлеп итүнең мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International