Узып баручы елның төп мәгариф яңалыгы: киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы мәктәптән соң югары уку йортларына укырга керергә теләгән егет - кызлар өчен генә дәүләт йомгаклау аттестациясе формасы булып калырга мөмкин. Әлбәттә, мондый идеяне җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт хуплаган. Һәрхәлдә, БДИ буенча төп ведомство - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан ризалык инде бар.
- 2021 елда 60 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы, коронавирус шартларында хөкүмәт карары биргән хокуктан файдаланып, Бердәм имтиханны тапшырмаган, - дип сөйләде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев. - Бу 11 сыйныф укучыларының 10 проценты дигән сүз. Алар рус теле һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, аттестатлар алдылар. Бернинди дә фаҗига булмады. Әгәр алар кайчан да булса вузга укырга керергә тели икән, БДИга узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары буларак гариза бирә алачак. - Әгәр мондый формат җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт тарафыннан хупланса, киләчәктә законнарга үзгәрешләр кертелергә мөмкин.