Чаллы шәһәренең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре «Кыш Бабайның төп сере» дигән яңа ел тамашасын оештырды.
Балалар рәхәтләнеп конкурсларда катнаштылар, Яңа ел чыршысын кабыздылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм бәйрәмгә башка әкият геройлары белән бергә шатландылар.
Тамашаның кульминациясе Кыш Бабайдан исемле хатлар һәм һәр балага татлы бүләкләр, шулай ук истәлеккә уртак фотолар тапшыру булды.