24-25 декабрьдә Түбән Кама районында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2021/2022 еллар сезонының дивизиональ этабы узды.
Уеннар Түбән Кама районының 1нче спорт мәктәбендә үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, 1 категорияле судья.
Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр булды:
1 урын - Түбән Кама районының 24 нче лицей-интернаты;
2 урын - Алексеевск районының А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Спас районының 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Кызлар арасында:
1 урын - Түбән Кама районының 22 нче гимназиясе;
2 урын - Алексеевск районының А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Аксубай районының В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Чыршы урта гомуми белем бирү мәктәбе.