Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, 2022 елда 1,5 миллионнан да ким булмаган россияле «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыруга кушылачак.
Бу хакта ул РФ Хөкүмәтенең Координация үзәгендә узган брифингта белдерде.
«2021 елда ГТО комплексына 1,6 миллион кеше кушылган. 2022 елда 1,5 миллионнан да ким булмаган катнашучы кушылыр дип планлаштырыла», – диде Дмитрий Чернышенко.
Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 6 октябрендә «"Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында" Федераль законга һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга кул куйды.
Закон «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
ГТО комплексы кысаларында, алты яшьтән башлап, 11 яшь төркемендә спорт нормативларын тапшыру күздә тотыла.
ГТО комплексы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.