2021 ел эчендә Татарстанның 26 мәктәбе «Мәгариф» милли проекты буенча компьютерлар алды

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстанның 26 мәгариф оешмасында 49,2 млн сумлык компьютер техникасы сатып алынган. Эшләр «Мәгариф» милли проекты буенча алып барылды.

Моннан тыш, Казанда 98-нче номерлы мәктәп базасында илкүләм проект буенча «Кванториум» балалар технопаркы төзелде, аңа 21 млн сум инвестицияләнде. Шулай ук ел башыннан республикада 114 «Үсеш ноктасы» үзәге барлыкка килде, биология, химия һәм физика кабинетлары яңартылды, моның өчен 175 млн сум акча бүлеп бирелде. Ә Татарстан башкаласының ике мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кабинетлар җиһазландырылган, моңа 12,7 млн сум акча тотылган.

Кукмара аграр көллияте һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы 20,1 млн сумлык грантлар алдылар. Әлеге акчага аларда остаханәләр булдырылды. Моннан тыш, милли проект кысаларында сигез ирекле проект һәм 11 муниципаль үзәк хупланды. «Мәгариф» милли проектына барлыгы 2,6 млрд.сум җибәрелгән.

Узган ел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 34,1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Аерым алганда, 25,7 млрд. сум — төзелеш эшләренә, 1,7 млрд. сум-җиһазлар сатып алуга һәм матди — техник базаны яхшыртуга, 6,7 млрд. сум-ярдәм чараларына юнәлдерелде.

Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International