Быелдан «Авыл укытучысы» программасы «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектына кертеләчәк.
«Республиканың авыл җирендә һәм кече шәһәрләрендә урнашкан мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү проблемасы өлешчә «Авыл укытучысы» федераль программасын гамәлгә ашыру юлы белән хәл ителә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Бу елда Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 10 педагогка, 2023 елга 23 педагогка квота бүлеп бирелгән. Программада катнашучылар 1 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.
Соңгы ике елда «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда кирәкле вакантлы вазифаларга 24 педагог кабул ителде, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән дә. Аларның барысында да мәктәпдәрдә укыту тәҗрибәсе бар.
«Мәгариф» милли проекты, башка илкүләм проектлар кебек үк, Россиядә 2019 елдан башлап, РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.