Бүген Россия Президенты инициативасы белән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасын Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Карелия Республикасына визиты барышында ачты. Ул Карелиянең Прионеж районы 1 нче номерлы Шуй мәктәбендә капиталь ремонт барышын тикшерде һәм аның биналарын яңарту перспективалары турында фикер алышты.
«Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа Россиянең 79 регионында 1306 объектны колачлаячак. Программа ремонт эшләре белән генә чикләнмәячәк, ул мәктәпләрнең киң колачлы үсешен: җиһазлар сатып алуны, укытучыларның квалификациясен күтәрүне күздә тота. Болар барысы да уңайлы һәм заманча белем бирү мохите булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәп укучылары һәм укытучыларның фикер алышуларда катнашуы мөһим, проект мөмкин кадәр ачык булсын», – дип ассызыклады Сергей Кравцов.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы искәртеп үткәнчә, ата-аналар иҗтимагый контроленең федераль штабы әлеге программаны тормышка ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтә. «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә барлык төбәкләрдә дә шундый штаблар булдырылды.
Карелия Республикасында биш ел дәвамында 51 мәктәптә 70 бина ремонтланачак. Алдагы ике елда төбәкнең 18 мәктәбе янында урнашкан 21 бина өстенлекле билгеләнгән, анда беренче чиратта фасад, түбә һәм инженерлык системалары яңартылачак.