Татарстанда илкүләм проект буенча 46 мәктәптә һәм 6 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә компьютер җиһазлары яңартылачак

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда быел «Мәгариф» милли проекты буенча 52 уку оешмасында компьютер җиһазлары яңартылачак. 

«Мәгариф» милли проекты кысаларында 2022 елда 52 мәгариф оешмасында компьютер җиһазларын яңарту планлаштырыла, шул исәптән 46 мәктәптә һәм алты урта һөнәри белем бирү учреждениесендә», – дип сөйләделәр ведомствода.

Моннан тыш, илкүләм проект буенча авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 117 мәктәп физика, химия һәм биология кабинетлары өчен яңа заманча җиһазлар алачак. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике мәктәпнең матди-техник базасын яңарту да планлаштырылган.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча быел «Транспорт һәм логистика», «Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре», «Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр» һәм «Социаль өлкә» юнәлешләре буенча алты урта һөнәри белем бирү оешмасында 12 остаханә оештыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә ике спорт залын ремонтлау һәм Тукай районының Шилнәбаш авылында йөз урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырылган.

«Мәгариф» милли проекты чараларын тормышка ашыру өчен 2022 елда 458,9 млн.сум каралган, шул исәптән 369,6 млн. сум федераль бюджеттан һәм 89,3 млн. сум – республика бюджетыннан биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International