Югары уку йортлары 2022 елга кабул итү кагыйдәләрен әзерләгән

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2022 ел абитуриентлары өчен биш иң мөһим яңалык.

1. 2018, 2019, 2020, 2021 һәм 2022 елгы БДИ нәтиҗәләрен алып килергә мөмкин.

2. Документларны берьюлы биш вузга тапшырырга рөхсәт ителә, ә юнәлешләрнең санын һәр югары уку йорты үзе билгели - ул 10нан да күп булмаска тиеш, гадәттә, 4-5. Азрак булырга да мөмкин.

3. Документларны дистанцион рәвештә, почта аша һәм шәхсән тапшырырга мөмкин.

4. Кабул итү, элеккегечә, бер дулкында булачак. Шуңа күрә, ничек тизрәк вузны сайлыйсыз һәм документларыгызны тапшырып, керүгә ризалык бирәсез, шулкадәр җиңелрәк булачак.

5. Медицина белешмәсе кирәк булмаячак, әмма берничә белгечлек бар, анда медицина тикшерүе узарга туры киләчәк. Бу - "Дәвалау эше", "Фармация", "Девиант тәртипнең педагогикасы һәм психологиясе" һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International