Яр Чаллыда «Карусель» балалар бакчасы ачылды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 85 нче «Карусель» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Притяжение» торак районында Николай Мальнев урамында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Аны төзү белән Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «СтройТраст» компаниясе шөгыльләнде, аларның исәбендә инде шундый дүрт балалар бакчасы.  

Бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Җыелганнарны сәламләп, ул ил һәм республика җитәкчелегенә мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде: «Бүген бу микрорайонда күптән көтелгән бәйрәм. «Карусель» дигән матур исемле балалар бакчасының туган көне. Сүз дә юк, ил, республика җитәкчелеге ярдәменнән башка бу проект тормышка аша алмас иде. Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелде. Массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылган илкүләм проект нәтиҗәләрен биредә күрергә мөмкин. Бирегә 270 миллион сум акча җәлеп ителгән, шуларның 140 миллионы – федераль бюджет акчалары, ә 130 миллион сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Без, балаларга әлеге учреждениедә уңайлы булсын өчен, барысын да сыйфатлы башкарган төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез».   

Ата-аналар исеменнән Рәсүлә Ямалетдинова шәһәр җитәкчелегенә күптән көтелгән балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерде.

Балалар бакчасының мөдиренә Фәридә Ситдыйковага учреждениенең символик ачкычы тапшырылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, куркынычсызлыкка биредә аерым игътибар бирелгән. Мәсәлән, һәр ата-ана балалар бакчасы территориясенә үтү өчен электрон ачкыч алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International