Француз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Казан, Чаллы һәм Түбән Кама мәктәп укучылары катнашты

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

10-13 гыйнварда Татарстанда 7-11 сыйныф укучылары арасында француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама гомуми белем бирү оешмаларыннан 41 укучы катнашты.

Француз теле буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар дүрт мәсьәлә буенча язмача биремнәр үтәделәр: лексик-грамматик тест, уку, хат һәм аудио бирем. Икенче турда телдән биремнәр үтәлде.

Француз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы вәкилләреннән компетентлы жюри эшләде.

Казан шәһәре Мәскәү районының 9 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Анна Игонина француз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды.

Казан һәм Түбән Кама районыннан 4 укучы призер булды.

Француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр булдылар:

Вера Шумилова, Түбән Кама районы 22 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы;

Сөмбел Эмилия Габбазова, «Адымнар-Казан» полилингваль комплексының 9 сыйныф укучысы.

Дарья Пигачева, Казан шәһәре Мәскәү районының 9 нчы гимназиясенең 11 сыйныф укучысы.

Камилла Әбубакирова, Казанның Авиатөзелеш районы 33-нче номерлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы.

Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 7 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International