Ике кулга бер эш

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан автономияле республикасы оешкан 1920  елда ук башкалабызда күн эшкәртү техникумы ачылган. Инкыйлабка хәтле Рәсәйнең күн үзәкләреннән берсе булган, күн эшкәртү фабрикалары гөрләп эшләп торган Казан өчен бик табигый вакыйга булган ул. Рухи тормышта барган үзгәрешләр белән бергә, илебездә уздырылган сәнәгать  революциясе  күн эшкәртү, күн өс һәм аяк киемнәре белгечләре әзерләүне, элеккечә, остаханәләрдә берәмтекләп түгел, уку йортларында күпләп укытып-өйрәтеп чыгаруны максат итеп куйган.

Исеме үзгә, җисеме – бер

– Йөз ел элек куелган максат бүген дә көн кадагында, – дип каршы алды безне Казан технология һәм дизайн көллияте директоры Ирек Даутов. – Дөрес, узып киткән йөз ел эчендә уку йортыбыз берничә тапкыр исемен үзгәрткән. Киез басучыларны әзерләүчеләр кушылгач –  технология техникумы; механик, электрчы әзерләү башлангач,  механика-технология техникумы буларак көн күргән ул. Шактый еллар җиңел сәнәгать техникумы дип йөртелгәнбез. Хәзер, соңгы таләпләргә туры китереп, яңача аталабыз: технология һәм дизайн көллияте. Исеме үзгәрсә дә, җисеме –төп белгечлекләребез шул ук калды. Болар – күн әйберләре технологиясе, конструкцияләү һәм калыплау (модельләштерү); мех әйберләр технологиясе, конструкцияләү һәм калыплау; тегү технологиясе, конструкцияләү һәм калыплау; күн һәм мех технологиясе; тукыма әйберләре технологиясе.

Хәер, соңгы елларда биредә, җәмгыятьтә ихтыяҗ артты дип, товар белеме һәм куллану товарларының сыйфатына экспертиза ясаучыларны, программалаштыручыларны әзерли башлаганнар. Якын елларда җитештерүдә ихтыяҗ зур булган тагын берничә белгечлеккә укытырга исәпләре бар.

Сер түгел, соңгы елларда мәгълүм сәбәпләр аркасында, илебездәге җиңел сәнәгать сүнеп-бетеп барды. 2000 елларда күп кенә мех, күн фабрикалары, аяк киемнәре, өс киемнәре тегү фабрикалары ябылып бетә язды, кайберләре кечкенә остаханәләр хәленә төште.

–Хәтта студентларны практикага җибәрү зур мәсьәләгә әйләнгән иде. 25 студентны 6–7 ширкәткә таратканнан соң, аларны контрольдә тоту,  укучыларны нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген өйрәтү бик кыен булды, – дип искә алды ул вакытларны директорның укыту-җитештерү эшләре буенча урынбасары Алсу Шиһабетдинова.

Бер яманның бер яхшысы булмый калмый, диләр. Илебезгә карата санкцияләр игълан итүләр, дөньяда пандемия башлану аркасында, чит ил товарлары килми башлады. Шул сәбәпле соңгы вакытта җиңел промышленность белгечләренә ихтыяҗ артты. Тәгаен алганда, башкалабыздагы Химградта 300 кеше эшли торган СИТИ-СТАРТ ширкәте, Казанның икенче башында «КазХимНИИ» ширкәте аякка баскач, көллият җитәкчелеге әлеге проблеманы хәл иткән. Хәзер, үзара килешүләр төзеп, студентларны төркемнәре белән шул сәнәгать оешмаларына практикага юллыйлар.

  «Милена» аяк киеме тегү фабрикасы студентларны даими чакырып тора икән. Соңгы вакытта ай саен диярлек күн-галантерея остаханәләре ачыла. Анда зур сумкалар гына түгел, акча янчыклары, каешлар, ачкыч савытлары, башка сувенир әйберләр дә тегәләр.

–Укучыларыбыз бездә алган теоретик белемнәрен шунда ныгыта, машинада гына түгел, кул белән дә тегәләр. Үзебезнең көллияттә дә эшкә өйрәнергә мөмкин, бездә дә заманча җиһазлар куелды, – дип сөйли  көллиятнең  махсус фән укытучы, студентларны практикага йөртүче Наталья Куклина. – Соңгы вакытта аяк киеме тегүче вак ширкәтләр пәйда булды. Дөрес, аларныкы бик кыйммәткә –  40 мең сум һәм аннан да югарырак бәягә төшә. Аерым калып алып, шәхси заказ буенча тегә алар. Әлегә хәлле кешеләр өчен генә булса да, бу юнәлешнең киләчәге бар. Шәт, тора-бара аяк киеме җитештерү җайга салыныр.

Көллиятнең «Мода студиясе»н студентлар теккән шундый күркәм аяк киемнәре белән танышырга була. Сөбханалла, арада итальянныкыларга биргесез бик матурлары бар. Технолог-конструктор белгечлеге алып чыгучылар уку йортын тәмамлаганда, диплом эше яклау белән бергә, кул күнекмәләрен раслау өчен үзенчәлекле аяк киеме тегеп күрсәтергә тиешләр икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International