Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Студентлар көне белән котлавы

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм! Бүген Татарстан Республикасында бу бәйрәмне 140 меңнән артык студент билгеләп үтә.

Бу чор – һәр кеше тормышында аеруча матур һәм рәхәт чак, чөнки ул танышуларга, кызыклы вакыйгаларга һәм яңа тәэсирләргә бай вакыт. Шуның белән бергә, хәзерге вакытта студентлар тормышы – иҗтимагый, мәдәни, спорт юнәлешендә һәм, гомумән, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз-үзегезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә.

Кадерле студентлар! Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган гомумдәүләт проектлары кысаларында томышка ашырылучы «Мәгариф» һәм «Фән» милли проектлары сезгә идеяләрегезне һәм инициативаларыгызны гамәлгә ашырырга, тормышта үз урыныгызны табарга, талантларыгызны үстерергә юллар ача. Бу мөмкинлекләрне актив куллануыгызны сорыйм. Иҗади, эзләнүчән,  креатив, яңа ачышларга омтылучан һәм мәсьәләләрне хәл итүгә стандарт булмаган карашлы бүгенге заман студентлары илебез мәгарифен һәм фәнен үстерүдә, гомумән, җәмгыятебезнең прогрессив үсешендә зур роль уйный ала дип ышанам.

Сезгә тырышлык телим, алган белемнәрегез һәм үз сәләтегезгә ышану  киләчәк тормышта үрләр яуларга ярдәм итсен!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International