Вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев «Россия - мөмкинлекләр иле» белән уртак эшчәнлекне оештыру буенча эшлекле очрашу уздырды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Мәскәүдә вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев «Россия − мөмкинлекләр иле» генераль директоры урынбасары Антон Сериков белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашу барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча тормышка ашырыла торган округ иҗтимагый проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсен «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы эшчәнлегендә куллану перспективалары турында фикер алыштылар.

Катнашучылар «Идел буеның уңышлы гаиләсе» бөтенроссия округ проектларын, студентлар һәм мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасын, «ФормАрт» урам мәдәнияте фестивален киң колачлау мөмкинлеген билгеләп үттеләр.

Җәй көне Самара өлкәсе территориясендә узачак «іВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында фәнни – техник иҗат, туризм, эшкуарлык һәм креатив индустрияләр белән бәйле юнәлешләр буенча «Россия-мөмкинлекләр иле» платформасы белән хезмәттәшлек перспективалары билгеләнде.

Эшлекле очрашу барышында катнашучылар «Россия – мөмкинлекләр иле» һәм округ регионнары арасында хезмәттәшлек актив һәм үсеп килүче характерда булуын билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта оешманың Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре белән хезмәттәшлеге турында килешүләр төзелгән инде, округ территориясендә Президент платформасына керүче кайбер эре проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International