Татарстанда ОРВИ һәм коронавирус аркасында 1,4 меңнән артык сыйныфны таркаттылар

2022 елның 29 гыйнвары, шимбә

Татарстанда 1419 мәктәп сыйныфы авырып китү сәбәпле таркатуга җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлегә укучыларны дистанцион укытуга күчерү планлаштырылмый.

«Мәктәпләрдә авырулар саны арта. Балалар авырый, әмма без аларны дистанцион укуга чыгармыйбыз, классларны таркатуга чыгарабыз. Бу чиргә тиз таралырга мөмкинлек бирмәс өчен эшләнелә», – дип аңлатты спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер мәктәпләрдә массакүләм чаралар һәм җыелышлар үткәрелми. Ковидка каршы чараларның барлык таләпләре дә үтәлә: тәнәфес вакытында сыйныфлар җилләтелә һәм бактерицид лампалар белән зарарсызлана, иртән барлык укучыларга да температураны үлчиләр, авыру билгеләре ачыкланганда, баланы өенә озаталар. 

«Ата-аналар белән зур эш алып барабыз, барысын да авыруның башлангыч симптомнары булганда бала өйдә калырга тиеш, дип кисәтәбез. Ата-аналарның аңлавы бар, алар үзләре дә мәктәпләрне дистанцион укуга ябарга теләмиләр һәм без бу чорда аз югалтулар белән бергә яшәсеннәр өчен барысын да эшлиләр», - дип өстәде Әсәдуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International