Мәгариф һәм фән министрлыгы халыкара олимпиадаларда җиңгән студентларны бүләкләү өчен стипендия булдырырга планлаштыра. Бу хакта "Россия 1" телеканалы эфирында ведомство башлыгы Валерий Фальков сөйләде.
"Дөресен генә әйткәндә, без тырышабыз. Без студентларыбыз өчен тиешле стипендия булдырырга телибез, һәм ул лаеклы булачак, ышаныгыз", - дип белдерде министр тапшыруның алып баручысы Павел Зарубинга.
Әлеге сорау РФ Президенты Владимир Путинның әйдәп баручы Россия югары уку йортлары укучылары белән узган онлайн-очрашуында күтәрелде. Ул вакытта дәүләт башлыгы Фальковка олимпиадаларда халыкара бүләкләр алган студентларны бүләкләү мәсьәләсен эшләү йөкләмәсе белән мөрәҗәгать итте.