Балалар бакчасына чиратны онлайн-күзәтү функцияләрен үзгәртү турында

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-күзәтеп тору функциясе югалганнан соң ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, балалар бакчасына чиратны ничек белергә икәнен аңлатабыз.

Ата-аналарның Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша элек биргән гаризаларның барысы да „Электрон балалар бакчасы“ автоматлаштырылган мәгълүмат системасында сакланган һәм комплектлау көнен көтә.

Ата-аналар гариза буенча чиратны бары тик үз муниципаль районы исемлегендә һәм комплектлау көнендә генә күрә ала. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гариза бирелгәннән соң түбәндәге статуслар барлыкка килә: «Гариза килде», «Гариза карауга кабул ителде», «Мәгълүматларны раслау», «Гариза каралды».

Әгәр ата-аналарның шәхси кабинетта статусы турында мәгълүмат бар икән, гариза дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән очракта аларны күзәтергә мөмкин. Әгәр гариза мәгариф бүлеге, күп функцияле үзәк яисә Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән булса, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында алдан бирелгән гаризаларга язылу мөмкинлеге бар.

Барлык сораулар буенча ата-аналар шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтә телефоны (8(843)294-95-08) буенча мәктәпкәчә белем бирү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International