Рус теле һәм математика фәненә җиңел генә, томышта барыбер кирәге чыкмас дип карарга ярамый. Бу фәннәрдән БДИ тапшырмыйча гына аттестат та алып булмый. Ничек соң алайса әлеге фәннәргә әзерләнүне нәтиҗәле итергә?
28 февральгә кадәр Учи.ру мәгариф платформасында рус теле һәм математика буенча белемнәрнең 2-9 сыйныфлар өчен икенче бөтенроссия мониторингы уза. Ул ике мәҗбүри предмет буенча белем дәрәҗәсен билгеләргә һәм нинди темаларның "какшавын" белергә, кайда һәм кемгә өстәмә шөгыльләнергә кирәк икәнен ачыкларга ярдәм итә.Биремнәр төрле дәреслекләргә җайлаштырылган һәм тулысынча ФГОС ка туры килә. Тест 11-14 биремнән тора һәм ярты сәгатьтән дә артык түгел. Һәр укучының үз варианты була. Катнашу - бушлай, моның өчен бары сайтта теркәлергә кирәк.
Мониторинг үткәрү вакытында укытучының шәхси кабинетында җибәрү төймәсе барлыкка килә, аңа баскач, укытучы сыйныф белән шөгыльләнә торган дәреслекне сайларга һәм тестны эшләтеп җибәрергә мөмкин. Шуннан соң биремнәр укучыларның шәхси кабинетларында барлыкка киләчәк. Ашыгырга кирәкми, чөнки биремнәрне үтәүгә бер атна вакыт бирелә. Аннан соң укытучылар сыйныфлар буенча нәтиҗәләр белән тулы отчетлар алалар. Һәм иң мөһиме - укучыларга үзләренең авырсынган темаларын яхшырту өчен киңәшләр һәм өстәмә биремнәр бирелә.
Уку елы дәвамында мондый тикшерүне өч тапкыр оештырырга була. 2021 елның 20 сентябреннән 21 ноябренә кадәр узган беренче мониторингта 1,7 миллион укучы һәм 98 мең укытучы катнашты.