Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 2016 нчы елдан бирле үткәрелә. Елдан ел катнашучыларның саны һәм географиясе киңәя бара. Быел олимпиадада Россия Федерациясенең 20 субъектыннан 8-11 классларда белем алучы 180 нән артык укучы Казанда катнаша. Пандемияне исәптә тотып ерак булган 7 төбәк онлайн форматта катнаша. Олимпиада Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында үткәрелә.
Программада 3 февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәре эшләү, 4 февраль Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелүгә 65 ел тулуга багышланган нәфис сүз остасы бәйгесе үткәрү каралган.
Шулай ук олимпиада кысаларында катнашучылар өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карау планлаштырылган.
Россия Федерациясеннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар үткәреләчәк.
2022 елның 4 февралендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында олимпиаданың ябылу тантанасы була.