Татар әдәбияты буенча татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар телендә белем бирү олимпиадасы тәмамланды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

31 нче гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр “Дуслык” балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы базасында татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Анда Татарстанның бюджет гомуми белем бирү оешмаларыннан 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

Олимпиадада республиканың 34 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 183 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

- Сиринә Борханова, Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;

- Карина Гыйльфанова, Зәй районы Кадыйр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;

- Сөмбел Хәбибуллина, Лениногорск районы Ормышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Айлия Хаҗиева, Саба районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Диана Зәйдуллина, Кама Тамагы районы Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Гүзәл Сөнгатуллина, Мамадыш районы Олыяз лицееның 11 сыйныф укучысы.

Республиканың 24 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан килгән укучылар призерлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International