Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстанда күпчелек ятим балалар ата-ананы алмаштыручы гаиләләрдә яши

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

Татарстанда ятим балаларның күбесе ата-ананы алмаштыручы гаиләләрдә яши. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ятим балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Әгәр 2018 елда Татарстанда 11 мең ятим бала булса, 2022 елның 1 гыйнварына – 9,7 мең һәм бу саннан күпчелек балалар, 9,2 меңгә якын, алыштыручы гаиләләрдә яши. Өстәвенә, 2,6 мең-уллыкка алынган балалар. Бу бик яхшы саннар», – дип сөйләде спикер.

Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, республикада 7 179 алыштыручы гаилә исәпләнә. «Бездә тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе бар. Бу баланы гаиләгә тапшыру өчен төп шартларның берсе. Ата-ана гаиләгә баланы алганда туачак барлык авырлыкларны аңларга һәм җаваплылык тота белергә тиеш», - дип белдерде ул.

Мондый мәктәп, министр урынбасары сүзләренчә, «профессиональ ата-аналар» булырга ярдәм итә. «Бала өчен иң зур проблема – икенчел ятимлек. Һәм без моны булдырмас өчен барын да эшлибез», – дип ассызыклады ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 389 күп балалы гаилә теркәлгән, аларның 76ы – биш һәм аннан да күбрәк бала, ә 313е–өч-дүрт бала тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International