Татарстан бүгенге көндә ятим балаларга торак бирү темплары буенча Россиянең башка төбәкләреннән күпкә алда бара. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ятим балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир вакытында белдерде.
"Мондый күренеш әле соңгы ике-өч елда гына барлыкка килде, чөнки бу өлкәдә төп проблема – финанслауның җитеп бетмәве", – диде парламентарий.
Ларионова сүзләренә караганда, 2007 елдан 2012 елга кадәр республикада ятим балаларга бары 733 торак сертификаты бирелгән. "Соңгы ике елда без әлеге категория халык өчен 600 һәм аннан да күбрәк фатир бүлеп бирәбез. Бу бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан финанслау арттырылганга гына булды», – дип ассызыклады ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, 2009 елдан 2021 елга кадәр чыгымнар 70 млн.сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджетыннан 50 млн. сум бүлеп бирелгән. Торак белән 70 кеше генә тәэмин ителгән. "Узган ел бу чыгымнарга 895 млн сум каралган иде инде. Мондый зур аерма. Шулай да республикада ятим балаларга торак бирү буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән, дип әйтә алмыйбыз", - диде ул.
Ларионова фикеренчә, ятим балаларга торак бирү мәсьәләсендә Россия буенча төп проблемаларның берсе – бу мәсьәләне хәл итү өчен җавап бирүче бердәм ведомство булмау. "Төзелеш Министрлыгына, кайдадыр мәгариф министрлыгына йөкләнгән төбәкләр бар, әмма Россиядә бердәмлек күзәтелми, – дип билгеләп үтте ул. - Минемчә, торак мәсьәләсе иң мөһим мәсьәлә булып кала. Баш өстенлә түбә булу яшәү, эшләү һәм үз-үзеңне җәмгыятьтә табу өчен стимул булып тора. Монда бик күп мәсьәләләр, шул исәптән Татарстанда гына түгел, гомумән Россия буенча да хәл итүне таләп итә торган закон проблемалары бар".