Халыклар дуслыгы йортында Рус теле көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды

2013 елның 7 июне, җомга
6 июнь Халыклар дуслыгы йортында рус теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда, төрле бәйге-фестивальләрдә, Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәткән Татарстан укучыларын, студентларны һәм аларны әзерләгән педагогларны хөрмәтләделәр. Биредә Татарстанда Рус теле көне кысаларында бәйрәм тантанасы узды. Залга барлык муниципаль берәмлекләрдән рус теле һәм әдәбияты укытучылары, методик кабинетлар җитәкчеләре, укучылар һәм студентлар җыелган иде. Аларны бәйрәм белән котларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров катнашты.
Билгеле булганча, илебездә Рус теле көне, 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата РФ Президенты Указы белән рус телен ил халкының гомуми байлыгы, халыкара аралашу чарасы, дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак саклау һәм үстерү максатыннан гамәлгә куелган иде. Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында ассызыклап узуынча, аның Пушкин туган көнендә билгеләп үтелүе символик әһәмияткә ия. Нәкъ менә Пушкин теле рус әдәби теленең классик нормасы санала. Парламент рәисе Пушкин иҗатының Россия халыклары мәдәнияте һәм телләре үсешенә зур йогынты ясавын аерым билгеләп үтте. “Күп шагыйрьләр, шул исәптән бөек Тукаебыз, Пушкинны үзенең остазы дип санаган һәм аңа әсәрләрен багышлаган”, -дип искәртте ул.
Дөньяның иң эре телләреннән саналган рус теле Россия территориясеннән тыш, БДБ ның кайбер илләрендә дә рәсми дәүләт теле санала, элекке СССР республикаларында рәсми булмаган аралашу теле булып кала. Рус сөйләм телен бүген Халыкара космик станциядә эшләүче һәм эшләячәк космонавтлар мәҗбүри рәвештә өйрәнә.
Фәрит Мөхәммәтшин рус теленең дәүләт теле буларак Россиядә яшәүче халыкларның үзара аралашу теле булуын, сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә интеграцион функция башкаруын ассызыклады. “Һәрбер тел халыкның рухи хәзинәсе булды һәм шулай булачак. Безнең бурыч - рус теле белән бергә, Россия халыкларының туган телләренең дә уникальлеген һәм күп төрлелеген саклау”, -дип ул телләрнең гасырлардан килгән үзенчәлеген, сәнгати образын һәм лингвистик матурлыгын саклап калырга кирәклекне ассызыклады.
Парламент рәисе Татарстанда рус телен саклау һәм үстерү буенча күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Аерым алганда, “2011-2015 елларга Татарстанда рус теле” дигән максатчан республика программасы кабул ителүен, аның культуралар интеграциясе шартларында рус телен һәм мәдәниятен саклауга, алга этәрүдә бердәм мәгариф, тәрбия киңлеге булдыруга хезмәт итүен искәртеп үтте. “Татарстанда рус теле” программасы кысаларында республикада олимпиадалар, фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр оештырылуына тукталды. “Аксаков укулары”, “Онегин укулары”, “Кирилл-Мефодий укулары”, мәктәп укучыларының Л.Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциясе, шигырь укучыларның “Живая классика” бәйгесе һ.б. шуның ачык мисаллары.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан укучылары һәм педагогларының рус теле буенча Бөтенроссия бәйгеләрендәге уңышларына аерым тукталды. Соңгы өч елда гына да рус теле буенча Бөтенроссия предмет олимпиадасында Татарстанның 18 укучысы җиңүче һәм призер булган. 2012 елда “РИА-Новости” оештырган “Рус теле- РФ халыкларының гомумбайлыгы” дигән Бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан 89 төбәк арасында мәртәбәле 4 нче урын алуга ирешкән.
Республика укучыларының рус теленнән белемнәре сыйфатын соңгы елларда Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе дә ачык күрсәтә. Узган ел әлеге предмет буенча БДИда ил күләмендә уртача 61,5 балл җыелса, Татарстанда 64 балл булган. Соңгы өч елда республикада рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча 100 һәм күбрәк балл җыючы укучылар саны да арта. 2011 елда аларның саны 54 булса, узган ел 66 га җиткән.
Фәрит Мөхәммәтшин бу уңышлар артында мөгаллимнәрнең зур хезмәте торуын ассызыклады. 2012 елда узган ел 451 рус теле һәм әдәбияты укытучысы “Безнең иң яхшы укытучыбыз” дигән грантның җиңүчесе булган, тагын 27 педагог “Безнең яңа укытучыбыз” грантын откан. Парламент рәисе укытучы һөнәрен скульптор яки ювелирга тиңләде. “Сезнең кулда бәһасез материал - илнең, республиканың киләчәге. Аларны сабыр гына белем юлыннан алып барасыз”,- дип ул мөгаллимнәргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда 1500 дән артык мәктәп исәпләнә, шуларның яртысыннан артыгында белем бирү процессы рус телендә алып барыла. Ул рус телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр саны арта баруын искәртте. Бүген мондый мәктәпләрнең саны 400 гә якынлашкан.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев үз чыгышында полилингвизм шартларында телләрнең чисталыгын саклау һәм үстерү зарурлыгын искәртте.
Соңыннан иң сәләтле укучылар, студентлар, яшьләрне тәрбияләүгә һәм белем бирүгә зур өлеш керткән мөгаллимнәр бүләкләнде. Мөгаллимнәргә ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары, “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңгән укучыларга бүләкләр, сертификатлар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шуларның берсе - мәктәп укучыларының “Умники и умницы” дигән Россия телевизион гуманитар олимпиадасы җиңүчесе Максим Иванов. Бүген БДИ тапшыру сәбәпле, егет тантанага үзе килә алмаган иде, аның бүләге укытучысы Кадрия Ганиевага тапшырылды. Чит илләрдән килеп Татарстан вузларында рус телен үзләштерүдә зур уңышларга ирешкән студентлар бүгенге чарада аерым билгеләп үтелде.
Фото: с сайта gossov.tatarstan.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International