Татарстанда грипп һәм ОРВИ аркасында 10 мәктәп тулысынча ябылды

2022 елның 5 феврале, шимбә

4 нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза.  Бүгенге көнгә 758 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 42 444 бала). 

357 мәктәптә аерым сыйныфларда дәресләр үткәрелми. Авыруның күпләп таралуына юл куймау максатыннан 10 мәктәп: Актанышта - 2, Минзәләдә - 1, Лаешта - 4, Тукай районында - 2 һәм Тәтеш районында 1 мәктәп тулысынча карантинга ябылды.

Авыру балалар белән элемтәдә булган балаларны аерым сыйныфларга күчерү, эпидемиягә каршы иң мөһим чараларның берсе булып тора. 

Ата-аналар игътибарына: әгәр балагыз авыру сәбәпле дәресләрдән вакытлыча азат ителгән икән, ул башка балалар белән аралашырга яки җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел.

Әгәр сыйныфта 20 процент бала грипп яисә ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрергә мәҗбүр булалар. Мондый сыйныфларда дистанцион укыту тулысынча сәламәт балалар өчен оештырыла.

5 февральдә республика мәктәпләренә мәктәп яны территориясендә саф һавада спорт, мәдәни-танып-белү акцияләре үткәрергә тәкъдим ителде. Һәр мәктәп чараның форматын үзе сайлый.

Ял көннәрендә мәктәпләрдә бактерицид лампалар ярдәмендә генераль җыештыру һәм зарарсызландыру үткәреләчәк.

Уку планы нигезендә, беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 12 февральгә кадәр өстәмә каникуллар оештырылды. Мәктәпләрдә саф һавада уртак чаралар планлаштырылган, балалар музейларга һәм театрларга, "Россия - минем тарих" тарихи паркына барачак. 7 февральдә балаларга "Оркестрның тылсымлы кыллары" проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс күрсәтәчәк, "Яшьлек" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста күк өчен рәхмәт" дип аталган кәгазь самолетлар очырту буенча шәһәр ярышлары узачак. 12 февральдә "Россия чаңгы юлы-2022" массакүләм узышы белән атна тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International