Ульяна Нигъмәтуллина - Олимипада-2022нең бронзалы призеры

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

 

Пекинда 2022 кышкы Олимпия уеннарының бронза призерлары катнаш эстафетада өченче булып финишка килгән Россия биатлончылары булды. Россия командасы составында Кристина Резцова, Александр Логинов һәм Эдуард Латыпов белән берлектә ОИ-2022 Идел буе дәүләт спорт һәм туризм университеты тәмамлаган Ульяна Нигъмәтуллина (Кайшева) булды.

 

Ульяна беренче этапны йөгерә һәм үз кисемтәсен бишенче урында тәмамлый.

 

Узышта җиңүче булып норвегиялеләр 1:06:45.6 нәтиҗәсе белән танылды, икенчесе - французлар. Россиялеләрнең узышын төгәлләгән Эдуард Латыйпов финишка 1.5 исәбе белән килде.

- Трасса, кичәге кебек үк, бозланып каткан, тайгак. Ә бүген безнең чаңгылар барысыннан да яхшырак әзер иде. Ялгыз йөрү авыр булды. Миңа контакт көрәшендә бару җиңелрәк, ә берүзем һәм алда көндәшем бик ерак булганда, бу минем өчен бераз катлаулы. Әгәр җил уртача көчле булса, аны җиңәргә мөмкин, ә кискен омтылышлар булганда, ул бер яктан икенче якка ыргыла һәм шул вакытта уңышка өметләнергә генә кала. Мин бүген 200% ка тырыштым һәм икенче булып чыгыш ясавыма бик шатмын, - диде Нигъмәтуллина Матч ТВ интервьюсында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International