Зәй «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалын кабул итәчәк

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

18 февральдән 20 февральгә кадәр Зәй районында “КЭС-БАСКЕТ” Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2021/2022 уку елы финалы узачак.

Егетләр уеннарын "Старт" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә, кызлар уеннарын “Барс” спорт мәктәбе залында үткәрү планлаштырыла. Ярышларның өлкән хөкемдары - Валерий Терентьев. Финалга чемпионатның дивизиональ этабында җиңүче командалар чакырылды. Республика гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалында катнашучылар исемлеге:

Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе;

Кукмарадагы А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей;

Түбән Кама районының 24 нче лицей-интернаты;

7 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Баулы районының 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Казан шәһәренең Совет районы Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей;

Әлмәт шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (чакырылган район);

Алексеевск районының Александра Андреевна Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе (чакырылган район).

Кызлар арасында:

Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен лицей-интернаты;

1 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Түбән Кама районының 22 нче гимназиясе;

6 нчы Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе;

83 нче лицей - Казан шәһәренең Идел буе районы мәгариф үзәге;

Мамадыш шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (чакырылган район);

Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International