4 февраль көнне «К.Д.Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге ярдәмендә «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узды. Быел мәктәп китапханәләрен һәм мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Форумда катнашучыларны Россия мәгариф академиясе исеменнән «К.Д.Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмати үзәгенең методик бүлеге башлыгы Дмитрий Иванченко сәламләде.
Чара кысаларында катнашучылар «Мәгариф» нәшрияты», «Русское слово-учебник», «Мнемозина», «Татармультфильм», «Магариф-Вакыт», «Татар балалар нәшрияты» нәшриятларының уку әдәбиятының электрон формасы мөмкинлекләре белән таныштылар.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 177-нче номерлы лицееның китапханә мөдире, «Иң яхшы шәһәр мәктәп китапханәсе-2021» конкурсы җиңүчесе Галия Нурахаева, Саба районының «Рост» Шәмәрдән лицееның китапханә мөдире, «Иң яхшы авыл мәктәп китапханәсе-2021» конкурсы җиңүчесе Ләйсән Шакирова эш тәҗрибәсеннән чыгып, электрон ресурслардан файдалануны киңәйтү мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Чара ахырында «Иң яхшы мәктәп китапханәсе–2021», «Китап укучы әни –укучы ил» республика конкурсларына, «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Әлеге чараларда җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.