«Твой Ход» — ул бөтенроссия студентлар конкурсы. Быел анда мәктәп укучылары һәм магистрга укыган кешеләр катнаша ала. Иң мөһиме, 2022 елның сентябренә катнашучы студент булырга тиеш.
Узган ел «Твой Ход» беренче Бөтенроссия конкурсында 200 җиңүче 1 000 000 сум күләмендә премия алды, аларны укырга, стартапны башлап җибәрергә яки торак шартларын яхшыртуга җибәрергә мөмкин. Шулай ук балалар Россия буенча танып-белү сәяхәтләренә китте.
Конкурс өчен нинди идеяләр туры килә?
Конкурста катнашуның ике төре бар: конкурс кысаларында һәм конкурстан тыш. Катнашучы үзе өчен бер яки берничә юнәлеш сайлый һәм проектны конкурска әзерли яки активлык күрсәтә.
Катнашучылар югары уку йорты тирәлеген үзгәртү идеяләрен тәкъдим итә, стажировкалар уза, интеллектуаль викториналарда катнаша, үзләренең гамәлгә ашырылган проектлары турында сөйлиләр.
Программада барлыгы 11 юнәлеш: мәсәлән, илне ачам, илһамландырам, яхшылык эшлим, яңаны булдырам. Студент үз үсеше өчен бер яки берничә юнәлеш сайларга мөмкин.
Ничек катнашырга?
Сайтта теркәлергә, катнашу форматын сайларга һәм гариза бирергә кирәк.
Гаризалар кабул итү — 2022 елның 31 маена кадәр.
Нәтиҗәләр ясау — 2022 елның 1 ноябреннән 15 ноябренә кадәр.