Кадерле дуслар!
Бүген без Россия фәне көнен – бүгенгесен һәм киләчәгебезне берләштерә торган бәйрәмне билгеләп үтәбез.
Фән күптән тикшеренү институтларыннан аерымланды, «өлкәннәр эше» генә булудан туктады, ул көннән-көн яшәрә.
Аның үсеше – тәҗрибәле галимнәрнең эше генә түгел, ә аларның яшь ярдәмчеләре, хәзерге заман мәктәп укучылары һәм студентлары эше. Без балаларның фәнни эшчәнлеккә нинди кызыксыну күрсәтүләрен, беренче, әмма бик мөһим ачышлар ясауларын, үз белемнәрен ничек өйрәнергә һәм үстерергә омтылуларын күрәбез.
Болар барысы да Россия фәнни мәктәбе һәм бүген яшьләр алдында ачыла торган перспективалар ярдәмендә башкарыла.
Алар карамагында заманча балалар технопарклары, «IT-куб» һәм «Үсеш ноктасы» үзәкләре. Ерак районнардан килгән укучылар мобиль «Кванториумнар» да шөгыльләнә ала, аларны технопаркларның әйдәп баручы белгечләре укыта.
Төрле фәннәрнең казанышлары алдынгы технологияләрне дәресләрдә дә кулланырга мөмкинлек бирә. Цифрлы белем бирү мохите белем бирү процессының чикләрен киңәйтә: күрсәтмә интерактив дәресләр, видеоматериаллар, электрон китапханәләр – болар барысы да заманча педагоглар һәм мәктәп укучылары арсеналында бар.
Талантларга ярдәм итү һәм аларны үстерү - безнең төп максатларыбызның берсе. Без яшь галимнәрнең һәм тикшеренүчеләрнең һәр казанышы белән горурланабыз, өлкәннәрнең аларга нинди ярдәм күрсәтүен күрәбез.
Күп нәрсә сездән тора, кадерле педагоглар. Сез белем биреп кенә калмыйсыз, балаларны рухландырасыз, аларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итәсез, барлык башлангычларда аларны хуплыйсыз.
Барыгызга да яңа ачышлар һәм уңышлар телим!
Мәгариф министры Сергей Кравцов