3-6 февральдә математика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.
Олимпиадада 30 муниципаль берәмлектән, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 355 укучы катнашты.
Олимпиада 2 турда узды. Һәр турда катнашучыларга алгебра һәм геометрия буенча төрле катлаулылыктагы 5әр бурыч тәкъдим ителде.
Олимпиадада Яр Чаллы һәм Казан шәһәренең 9 гомуми белем бирү оешмасыннан 37 укучы җиңүче булды.
Призлы урыннарны Татарстанның 9 муниципаль берәмлегеннән 91 укучы алды (Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Мамадыш, Саба, Түбән Кама, Югары Ослан, Питрәч, Чистай муниципаль районнары, Чаллы һәм Казан).
Математика буенча олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән 74 укытучы бүләкләнде.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре һәм жюри рәисе, физика-математика фәннәре докторы, профессор Аркадий Попов җитәкчелегендәге табигый-математика үзәге хезмәткәрләре керде.
Математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Мордовия Республикасында узачак.