2 февральдән 5 февральгә кадәр Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-8 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Олимпиадада республиканың 45 муниципаль районыннан 215 бала, шул исәптән Казан һәм Яр Чаллыдан.
4 укучы җиңүче булды:
- София Асадулина-Бөгелмә районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы;
- Ярослав Сорокин-Казан шәһәре Киров районының 189 нчы күппрофильле гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы;
- Сәидә Зиннурова-Бөгелмә районы 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы;
- Мәрьям Идрисова-Казан шәһәре Киров районының 189 нчы күппрофильле гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы;
Республиканың 28 районыннан 115 укучы призер булды, шул исәптән Казан һәм Яр Чаллыдан.