Татарстанда «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этаплары башлана

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук алдынгы тәҗрибәне тарату максатларында «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсы уздырыла.

10 февральдән 2 мартка кадәр конкурсның зона этабында Татарстанның балалар бакчаларында 107 педагог - конкурста җиңүчеләр һәм призерлар катнашачак. 

Конкурс 10 муниципаль районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында узачак: Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Буа, Мамадыш, Чирмешән, Чистай, Ютазы, шулай ук Яр Чаллы һәм Казанда.

Конкурсның зона этабы бер тема белән берләшкән 2 үзара бәйле чараны үз эченә ала:

«Минем педагогик табышым»;

«Балалар белән педагогик чара».

«Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсы йомгаклары буенча финалның 20 катнашучысы билгеләнәчәк.

Конкурс финалы 2022 елның мартында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International